ҖОМГА КӨНЕБЕЗ МӨБАРӘК БУЛСЫН!
Балаларыбыз исән-сау, тәүфыйклы булсын дип дога кылыйк.
Әлхәмдү лиЛләәһи раббил-гааләмииин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү галәә расүүлинә Мүхәммәдин үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Йә Раббым Аллаһ!
Балаларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил акыл, күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман бир! Алар безнең йөз аклыгыбыз, күңел шатлыгыбыз булсын, ә без ахирәткә күчкәннән соң, безгә дога кылучылар булып калсын...
Йә Раббым Аллаһ!
Балаларыбызны гөнаһлардан, хаталардан һәм яман юлларга кереп китүләрдән имин кыл, яхшы холыклы булганнарын яхшылыкларында дәвамлы кыл, тәртипсезләренә йомшак күңел, күркәм холык, тәүфыйк-һидәять бир...
Газизләребез әти-әнисен яратып, хөрмәт итеп яшәсеннәр, сүз тыңлаучан, итагатьле булып, тыңлаусыз, каты бәгырьле булмасыннар.
Йә Аллаһ, йә Раббыбыз!
Безнең балаларыбызны имин кылып, явыз бәндәләрдән, усал хайваннардан, табигать бәла-казаларыннан, юл һәлакәтләреннән һәм һәртөрле зарардан саклавыңны Бер Үзеңнән ялварып сорыйбыз!
Раббәнәә әәтинәә фиддунья хәсәнәтәү, үә фил ахирати хәсәнәтәү үә кыйнәә газәәбәннәәр... Бирахмәтикә йә Әрхәмәрраахимиин! Әәмиин...
Йә, Раббым!
Безнең үзебез белеп тә, белми дә эшләгән гөнаһларыбызны гафу кыл.
Калган гомерләребезне, көн һәм төннәребезне гөнаһсыз үткәрергә,
тәүбәле булып яшәргә насыйп ит.
Бөтен нәрсәне, хәтта күңелләребездәге фикерләрне белеп торучы Раббым!
Бөтен игелекләребезне кабул ит. Дөньяда калган гомерләребезне мөмкин кадәр, көчебездән килгән кадәр изгелектә, игелектә үткәрергә насыйп ит.